Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган артист Дмитрий Жулин авариядә һәлак булган

Актер «Александровский сад», «Охота на Берию» фильмнары аша таныш.

news_top_970_100
Танылган артист Дмитрий Жулин авариядә һәлак булган
https://pixabay.com

Театр һәм кино актеры Дмитрий Жулин коточкыч авариядә һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Авария 21 сентябрьдә Владимир — Гусь Хрустальный — Тума трассасының 61 нче километрында була. Актер Renault Duster машинасында бара.

Фаҗига урыныннан видео социаль челтәрләрдә чыкты.

Якынча белешмә буенча, .ул шәһәр яны маршруты буенча бара торган ПАЗ автобусына юл бирми. Шуннан соң бу ике машина бәрелешә. Актер урында ук үлә. Аның белән бергә бара торган хатын-кыз имгәнә. Автобуста беркем дә зыяны күрми.

Дмитрий Жулин Щепкин исемендәге югары театр училищесын 1999 елда тәмамлый. 1997-2005 елларда Кече театрда эшли. 

«Александровский сад», «Александровский сад-2», «Маршрут», «Три дня в Одессе», «Охота на Берию» фильмнары аша таныш. «Охота на Берию» проектында төшкәннән соң, 2009 елда Жулин монастырьга китә. 2014 елда кабат профессиягә кайта. Аннары «Ботаны», «Родное сердце» сериалларында төшә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100