Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Себердә кеше ашаучы каннибал-пенсионерны тоткарлаганнар

66 яшьлек ир-атның йортында кеше скелетлары табыла.

news_top_970_100
Себердә кеше ашаучы каннибал-пенсионерны тоткарлаганнар
https://pixabay.com/

Новосибирск өлкәсендә 66 яшьлек пенсионерны тоткарлыйлар. Аны өч кешене үтерүдә шикләнәләр. Ул корбаннарын вәхшиләрчә үтергән һәм пешереп ашаган дип фаразлана. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте. 

Тоткарланган ир-ат — 66 яшьлек Виктор З. Ул Северный бистәсендә ун ел яши. Авыл халкы бу кешедән читләшә, аны «бу дөнья кешесе түгел» дип саныйлар. Бистәдә 6 мең чамасы кеше яши.

16 апрельдә Северный бистәсендә 36 яшьлек ир-ат югала. Россия Тикшерү комитетының Новосибирск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ача. Тикшерүчеләр аның 66 яшьлек дусты янына барып, салып утыруын ачыклый. Шул чакта ир-атлар талаша башлый. 66 яшьлек ир-ат кунагын пычак белән кадап үтерә, диелә ведомство хәбәрендә.

Югалган 36 яшьлек ир-атны эзли башлагач, аның велосипедын Виктор торган йорт тирәсендә табып алалар. Тикшерүчеләр пенсионер йортына керә һәм анда тагын ике кешенең скелетка әверелгән калдыкларын таба. 36 яшьлек ир-атның мәете туракланган, калган кисәкләре чүп чокырына чыгарып ташланган була. Бу өйдә канлы киемнәр дә табыла. 

Пенсионер ир-ат кешеләрне ашар өчен үтергән, ягъни каннибал булган дип фаразлыйлар, дип хәбәр итә РЕН ТВ

Канал җинаять урыныннан видео күрсәтте. Пенсионер йорты тирәсендә казу эшләре бара. Экскаватор ярдәмендә җирне казып, дәлилләр эзлиләр. Бу кешенең корбаннары күбрәк булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100