Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике яшьлек сабыйны арендага алынган фатирда ташлап киткәннәр

Сабыйны фатир хуҗасы табып алган.

news_top_970_100
Ике яшьлек сабыйны арендага алынган фатирда ташлап киткәннәр
https://pixabay.com/

Мәскәү өлкәсендәге Серпухов шәһәрендә арендага алынган фатирда ике яшьлек баланы ташлап киткәннәр. Сабыйны фатир хуҗасы тапкан. Аның янында хат булган. «Полициягә яки балалар йортында илтүегезне үтенәбез», диелгән бу хатта. Баланың әти-әнисе качып киткән. Бу вакыйга турында РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Күрше-күлән сүзләренчә, сабыйның анасы бер ай элек үк Мәскәүгә эшкә киткән. Ул баласын үги атасы белән калдырган. Бу хатын иренә биш мең сум акча күчергән. Әлеге акча фатирга түләр өчен дә җитми.

Ир-ат беркайда да эшләми. Тормыш итәргә акчасы да булмаган күрәсең, ул чемоданын җыйган да китеп барган. Үги баласын исә фатирда ялгызын гына ташлап калдырган.

Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, бу гаилә әлеге фатирда озак яшәмәсә дә, сабыйны көйләп тормаганнар. «Гел кыйнадылар, стенага да бәрделәр. Балага бик начар карыйлар иде. Аңа акырдылар, баскычтан сөйрәп йөрттеләр, үзем күрдем», — дип сөйли бер күрше.

РЕН ТВ хәбәрчесе баласын калдырып киткән хатынның атасы белән элемтәгә чыккан. «Кызым ике ел элек баласын иреннән алды да сөяркәсе белән качып китте. Сөяркәсе Магаданнан иде. Алар башта Тамбов өлкәсенә, аннары яхшырак тормыш эзләп Мәскәү өлкәсенә киттеләр», — дип сөйләгән сабыйның бабасы.

Бу хатынның тагын бер баласы бар икән. Ул беренче иреннән туган кызын баланың әтисенә ташлап калдырган.

Хәзер бу ананы һәм аның сөяркәсен полиция эзли. Баланы куркынычта калдырган өчен аларга җинаять җаваплылыгы яный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100