Дүрт кечкенә балалы гаилә юкка чыккан

Хабаровски өлкәсендә инде бер ай буена күп балалы гаиләне эзлиләр.

РИА Новости агентлыгы Эчке эшләр министрлыгы вәкиленә сылтама белән хәбәр иткәнчә, бер яшьтән ун яшькә кадәрге дүрт баласы булган гаилә бер ай элек югалган.

Гаилә югалу турындагы гаризаны җирле хакимият җитәкчесе, соңыннан гаилә башлыгының туган язган. 9 мартка кадәр телефоннары челтәрдә күренгән, шуннан соң юкка чыккан. Өлкәдә гаиләне эзләү бара, диелгән әлеге хәбәрдә.