Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алты яшьлек кыз пистолеттан атып үзенең башын яралаган

Әти кеше алты яшьлек кызын Mercedes GLS машинасында калдырып, кибеткә кереп киткән булган.

news_top_970_100
Алты яшьлек кыз пистолеттан атып үзенең башын яралаган
https://pixabay.com/

16 февральдә Симферополь шәһәрендә бер ир-ат нәни кызы белән сәүдә үзәгенә килә. Бизнесмен ир-ат алты яшьлек кызын Mercedes GLS машинасында утыртып калдыра, үзе әйберләр алырга кибеткә кереп китә. Әйләнеп чыккан ир-ат машина салонында кызының канга баткан гәүдәсен күрә. Бу турыда «КП» сайты хәбәр итте.

«КП» хәбәрчесе ачыклаганча, бу ир-ат машина салонында «Оса» травматик пистолетын калдырган булган. Әтисен көтеп утырган кыз бала коралны тапкан һәм атып җибәргән. Ядрә баланың башына тигән.

Аңсыз яткан баласын күреп алган әти кеше табибларны көтеп тормый, ул сабыйны Титов исемендәге хастаханәгә алып китә. Табиблар кызга баш миендә ачык травма дигән диагноз куя.

Кырым Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кызны Республика балалар клиник хастаханәсенә илткәннәр. Ул стабиль катлаулы хәлдә, аны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырганнар.

Фаҗига булган Mercedes машинасы сәүдә үзәге парковкасында була, вакыйганы күзәтү камералары төшереп тора.

Әти кеше җаваплылыкка тартылуы ихтимал. Аңа карата «Саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Ир-атның травматик пистолет өчен документлары бар. Корал йөртүгә рөхсәтне аңа 2 ел элек биргәннәр. Мөгаен ул шушы «Оса"дан үз кызы имгәнер дип башына да китермәгәндер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100