Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда троллейбус ишегенә кысылып калган хатын-кыз һәлак булган

Троллейбус аны берничә метр сөйрәтеп алып барган.

news_top_970_100
Казанда троллейбус ишегенә кысылып калган хатын-кыз һәлак булган
Владимир Васильев

Бүген иртән Казанның Кулагин урамында фаҗига булган. Биредә бер хатын-кыз троллейбус ишегенә кысылып калган һәм үлгән. Бу турыда «Татар-информ» язды.

Якынча белешмә буенча, олы яшьтәге хатын-кыз троллейбустан чыга башлый. Шуннан соң ишекләр ябыла һәм хатын кысылып кала. Троллейбус аны берничә метр сөйрәтеп алып бара.

Троллейбус йөртүчесе ишеккә кысылып калган кешене күрми һәм авария урыныннан китә.

Имгәнгән хатын-кыз урында ук һәлак була.

Агентлык белешмәсе буенча, аңа 70-75 яшьләр тирәсе.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы әлеге фактны раслый. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100