Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир-атны 40 ел буена җылытылмый торган, ут кертелмәгән сарайда тотканнар

Аңа көненә 14 доллар чамасы акча түләгәннәр.

news_top_970_100
Бер ир-атны 40 ел буена җылытылмый торган, ут кертелмәгән сарайда тотканнар

Англиянең Карлайл шәһәрендә суд башланды. Биредә яшәүче ир-ат һәм аның атасы узган гасырның сиксәненче елларыннан бирле бер ир-атны иреген чикләп, үз хуҗалыкларында эшләткән. Хезмәтче ир-ат коточкыч шартларда яши һәм 2019 елда гына иреккә чыга. Бу турыда Associated Press сайтына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Тикшерү шактый озак бара. Тоткын ир-атны Бандитлык һәм хезмәткә көчләү белән көрәш идарәсе хезмәткәрләре иреккә чыгара. Ул фермада төрле эшләр башкаруын сөйли. Аңа көненә 14 доллар чамасы акча бирәләр. Шуңа күрә бу ир-атны ялланган хезмәтче дип тә уйларга булыр иде. Тик аның 40 ел буена яшәү шартлары моны расламый. Хуҗалар хезмәтчене кечкенә генә агач сарайда тота, аның тәрәзәләре дә, электр уты да булмый, җылытылмый да. Ир-ат ел әйләнәсендә шушы урында яши.

18 гыйнварда 56 яшьлек фермер Питер Суэлска карата судның беренче утырышы була. Аның атасы да әлеге эшнең фигуранты, тик ул судка кадәр яшәми, 2021 елның көзендә вафат була. Мәрхүм 81 яшендә үлә.

Иреккә чыккан ир-ат исә хәзерге вакытта торак белән тәэмин ителгән, аны тәрбияләүче дә бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100