Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда тугыз яшьлек бала югалган

Кызны волонтерлар һәм полиция эзли.

news_top_970_100
Чаллыда тугыз яшьлек бала югалган
https://pixabay.com/

Чаллы шәһәрендә 9 яшьлек Татьяна Хилова югалган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Татьяна бүген, 22 гыйнварда, көндезге икенче яртылар тирәсендә 1 нче номерлы мәктәптән чыгып китә һәм югала. Бала ГЭС бистәсендә яши.

Аның буе 134 см, чандыр гәүдәле, соры күзле, чәче саргылт, иңбашына кадәр озынлыкта, толым итеп үрелгән.

Бала өстенә караңгы-зәңгәр төсле куртка, шәмәхә төсле бәйләнгән башлык, алсу-зәңгәр төсле аяк киеме кигән.

Таняның алсу төсле мәктәп рюкзагы бар.

Бу бала турында белешмәсе булган һәркемгә +7 927 412 69 99 яки 02 номерына шалтыратырга сорыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100