Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда яшәүче ир-ат танышының күзенә пычак кадаган

Табын корып утырганда хуҗабикә хакында ямьсез сүзләр әйткән кунак һәлак була.

news_top_970_100
Башкортстанда яшәүче ир-ат танышының күзенә пычак кадаган
https://pixabay.com

Уфа районара тикшерү бүлеге Кырмыскалы районында яшәүче 59 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачкан. Ул танышын үтергән дип шикләнәләр. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 18 гыйнварда 59 яшьлек һәм 30 яшьлек ике ир-ат Прибельский авылына 82 яшьлек танышлары янына кунакка бара. Бераз салып алгач, иптәшләр талаша башлый. Яшьрәк ир-ат өйдәге карт хуҗабикәгә карата ямьсез сүзләр әйтә. Хуҗабикә бу вакытта исереп йоклап ята торган була.  

Талаш сугышка әверелә. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат ямьсез сүзләр сөйләгән 30 яшьлек ир-атның күкрәгенә, аннары күзенә пычак белән кадый. Яраланган ир-ат урында ук һәлак була. Үтерүче исә качып китеп бара. 

Хуҗабикә хатын йокыдан уянгач, өйдә ир-ат мәете табып ала. Ул полициягә хәбәр итә. Җинаятьтә шикләнелүче ир-атны бик тиз эзләп табалар. Сорау алганда ул үз гаебен таный.

Тикшерүчеләр җинаять урынын караган, тиешле экспертизалар билгеләнгән, шаһитларны сораштыралар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100