Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда авариядә ике бала һәм аларның әти-әнисе һәлак булган

Әни кеше идарә иткән машина фурага бәрелә.

news_top_970_100
Башкортстанда авариядә ике бала һәм аларның әти-әнисе һәлак булган
https://www.bashinform.ru

22 гыйнварда иртәнге якта М-5 Самара-Уфа-Чиләбе юлының 1483нче километрында авария була. Volkswagen Polo җиңел машинасы һәм Mercedes йөк машинасы кара-каршы бәрелешә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Җиңел машинада бара торган дүрт кеше һәлак була. Якынча версия буенча, бу машина белән Самарада яшәүче 28 яшьлек хатын идарә итә. Салонда аның 34 яшьлек ире, 7 яшьлек улы, 9 яшьлек кызы була. Алар дүртесе дә

үлеп бетә.

Йөк машинасын йөртүче ир-ат авария турында полициягә хәбәр итә.

«Мин Шакшада товар төядем, Белорет ягына таба бардым, М-5 трассасына чыгып, Мәскәү ягына таба хәрәкәт иттем. Үз ягымнан бардым, тыныч кына, минем якта машиналар юк иде. Каршыга ике-өч машина очрады. Алар минем белән тигезләшкәч, арттарак бара торган өченче машина минем каршыга килеп чыкты, ара бик аз иде. Әлбәттә, мин тормозга бастым, ләкин файдасы булмады инде. Машина очып килмәде, ул кисәк кенә каршыга чыкты», — дип сөйли фура йөртүчесе.

Аның сүзләренчә, бу вакытта кар яуган, юлда бозлавык һәм юеш булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100