«Ну, погоди!» мультсериалы авторы вафат
Сценарист, язучы, драматург Александр Курляндскийга 82 яшь булган.
Язучы, сценарист, «Ну, погоди!» мультсериалы авторларының берсе Александр Курляндский вафат. Аңа 82 яшь иде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Александр Курляндский «Возвращение блудного попугая» мультфильмының да авторы булган.
«Александр Ефимович бүген үлде. Ул озак авырды», — дип хәбәр иткән язучының дусты, продюсер Александр Лебедев.
Александр Курляндский СССР дәүләт премиясе лауреаты, балалар өчен китаплар авторы, сценарист һәм драматург булган. Шулай ук «Великолепный Гоша» сериалын да иҗат иткән, диелә бу хәбәрдә.