news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан урамында кабан дуңгызы йөргән

Яңа торак комплексы урамыннан бара торган кыргый җәнлекне видеога төшереп алганнар.

news_top
Казан урамында кабан дуңгызы йөргән

Казанда «Волжская гавань» торак комплексы урамында кабан дуңгызы йөргән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Аракчино бистәсендә урнашкан йортлар арасыннан бара торган кыргый җәнлекне шаһитлар видеога төшереп алган.

Социаль челтәрләрдә таралган кадрларда йортлар яныннан шактый симез кабан баруы күренә. Урамда кешеләр дә йөри. Кыргый җәнлек парковкада торган машиналар яныннан юл буйлап бара.

Ул кешеләрдән курыкмый да кебек, Идел елгасына таба үз юлын дәвам итә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар