news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Татнефть»нең матбугат секретаре булып эшләгән Нурия Вәлиева коронавирустан үлгән

Нурия Вәлиева берләшмәнең идеологы иде, дип яза журналист Әнвәр Маликов.

news_top
«Татнефть»нең матбугат секретаре булып эшләгән Нурия Вәлиева коронавирустан үлгән
Әнвәр Маликов Фейсбук аккаунтыннан

2008-2019 елларда «Татнефть»нең матбугат секретаре Нурия Вәлиева коронавирустан үлде, дип яза журналист Әнвәр Маликов Фейсбукта.

Ул «дустым, яшьтәшем, фикердәшем» Нурия Вәлиева «эшендә алдарак та янып бетте» дип язган. Әнвәр Маликов матбугат секретаренең халыкара дәрәҗәдәге белгеч булуы хакында яза. Нурия Вәлиева «Татнефть» берләшмәсенең идеологы иде, ди ул.

Әнвәр Маликов Нурия Вәлиеваның ирләрчә нык булып эшләп, нечкә күңелле хатын-кыз булып калуын язган. "Урының оҗмахта булсын, кадерле Нурия", дигән ул.

Нурия Зөфәр кызы Вәлиевага 63 яшь иде. Ул матбугат секретаре булып 2008 елдан бирле эшләде. Аңа кадәр ул мәктәптә укыткан, соңрак журналист булып эшләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар