news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Петербургтан Таиландка ял итәргә килгән бала кайнар сулы гейзерга төшеп киткән

Хәзер балага авыртуны баса торган көчле дарулар бирәләр. Ул йоклаганда да кычкырып ята, ыңгыраша.

news_top
Петербургтан Таиландка ял итәргә килгән бала кайнар сулы гейзерга төшеп киткән
https://pixabay.com

Таиландта ял иткәндә, Петербургтан килгән нәни малай кайнап торган гейзерга егылган. Аның тәненең 30 проценты пешеп беткән. Аны дәвалау өчен 20 мең доллар сарыф иткәннәр инде. Хәзер бу гаиләнең дуслары Петербург клиникасыннан ярдәм сорый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига октябрь башында була. Бала урамда йөргәндә кайнар сулы чишмәгә — гейзерга егылып төшә. Әнисенең бу очракка медицина страховкасы да булмый. Таиландта яшәүче рус телле кешеләр балага ярдәмгә акча җыйган.

«Мишаның аяклары, куллары, корсагы, җенес органнары пешкән, ул кече йомышын да үзе үти алмый. Бала шешенгән, бүлеп чыгару органнары эшләми. Аңа катетерлар куйганнар. Әлегә киләчәккә фаразлар да юк. Аңа пластик операцияләр дә кирәк булачак. Хәзер балага авыртуны баса торган көчле дарулар бирәләр. Ул йоклаганда да кычкырып ята, ыңгыраша», — дип яза волонтерлар.

Балага ике пластик операция ясаганнар. Аны Бангкок госпиталенә илткәннәр. Биредә ул тагын берничә атна ятачак.

Пандемия аркасында, баланың гаиләсе Петербургка әйләнеп кайта алмый калган. Бала быел беренче сыйныфка укырга тиеш булган. Хәзер алар туган якка кайтып дәвалануга өметләнә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар