Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәнис Кәлимуллин: «Бүтән күрешүләр юк инде…»

Артистның әнисе вафат булган.

news_top_970_100
Фәнис Кәлимуллин: «Бүтән күрешүләр юк инде…»

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артисты Фәнис Кәлимуллин гаиләсендә тирән кайгы — Фәниснең әнисе Айсылу апа мәңгелек дөньяга — бакыйлыкка күчкән. Бу хакта артист үзе инстаграмда хәбәр итә.

«Хуш, әнием-бәгърем… Бүтән күрешүләр юк инде… Тыныч йокла, бәгърем… Синсез яшәүләре авыр булыр инде… Фирдәвес җәннәтләре насыйп бирсен сиңа. Рәхмәт, барсы өчен дә», — дип язган ул әнисенең чәчәкләр тотып төшкән фотосурәте астына.

Фәнис әфәнденең һәм барлык туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз, Ходай аларга сабырлык, көч бирсен. Мәрхүмәнең урыны оҗмаһта, гүрләре якты, рухы шат булсын. Амин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100