Башкортстанда табиб-рентгенолог коронавирустан үлгән | intertat.tatar

Башкортстанда табиб-рентгенолог коронавирустан үлгән

Табиб үлеме буенча тикшерү булачак.

20 октябрьдә Башкортстанда табиб-рентгенолог, Республика клиник инфекцион хастаханәсенең Зубов филиалының компьютер томографиясе кабинеты җитәкчесе Ринат Кайбышев вафат булган. Ул коронавирустан соң өзлегүләрдән үлгән. Бу турыда «Башинформ» яза.

«Профессионал, тәҗрибәле һәм белемле табиб, аңа йөзләрчә кеше ярдәм, киңәш сорап мөрәҗәгать итә иде. Ул барысына да вакыт тапты, ярдәм итте. Тәртипле, тыйнак, зыялы, мәрхәмәтле, бик яхшы гаилә башлыгы. Кешеләр аны хөрмәт итә иде», диелә хастаханәнең кайгынмәсендә.

Табиб үлеме буенча тикшерү булачагы да билгеле, диелә хәбәрдә.