Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әти эштә, әни кунакта». Нәни балалар ике көн фатирда үзләре генә яшәгән

8 яшьлек абыйсы мәктәпкә киткәч, 5 яшьлек кыз өйдә ялгызы гына калып торган.

news_top_970_100
«Әти эштә, әни кунакта». Нәни балалар ике көн фатирда үзләре генә яшәгән
https://pixabay.com

Приморье өлкәсенең Артем шәһәрендә Ярославская урамындагы йортларның берсендәге фатирда 5 һәм 8 яшьлек сабыйлар ике тәүлек чамасы үзләре генә яшәгән. Әти һәм әни кеше бу вакытта үз эшләре белән йөргән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

8 яшьлек малай инде ике көн сеңлесе белән икесе генә яшәүләрен сөйли. Әтиләре Владивостокка эшкә барган, әниләре исә әтисе киткән көнне үк дустына кунакка чыгып киткән. Абыйсы иртән мәктәпкә укырга барганда, кыз бала өйдә ялгызы гына калып торган.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, балаларның 41 яшьлек анасы бу көннәрдә чыннан да кунакта була, ул спиртлы эчемлекләр эчеп йөри. 44 яшьлек әти кеше исә өлкә үзәгендә эшли. Чыннан да, ике көн элек ул балаларына ашарга әзерләп калдыра һәм эшкә китә. Эш сәгате беткәч, әти кеше дә өйгә кайтып тормаска була, ул туганнарында кунарга кала.

Хокук саклаучылар туплаган материалларны балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклау буенча комитетка тапшыралар. Хәзерге вакытта әни кеше наркология диспансерында дәвалана.

Социаль куркыныч хәлдә калдырылган балаларны Артем шәһәрендәге социаль-реабилитация үзәгенә илткәннәр. Анда балалар белән педагоглар һәм психологлар шөгыльләнә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100