news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда югалган 13 яшьлек баланы өч атна эзлиләр

Хәзергә кадәр баланың кайда булуы билгеле түгел.

news_top

Чаллыда 13 яшьлек Дмитрий Клепиковский өч атна элек югалган. Аны полиция хезмәткәрләре, волонтерлар эзли. «Василиса» эзләү төркемендә дә Дмитрийны эзләү турында хәбәр ителә. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Малай 29 августта өйдән чыгып китә. Хәзергә кадәр баланың кайда булуы билгеле түгел. Карап торышка 14-15 яшь чамасы, буе 155 см. Уртача гәүдәле, күзләре соры-зәңгәр төсле.

Өйдән чыгып киткәндә Дмитрий караңгы төсле футболка, зәңгәр төсле спорт чалбары, зәңгәр төсле сланцы кигән. 

Бала моңа кадәр дә өйдән китеп югалган булган, диелә бу хәбәрдә.

Дмитрий турында белешмәсе булган кешеләргә шалтырату өчен номер: 7 927 412 69 99, 02. «Василиса» төркеме администраторы Екатерина Денисенкога да хат язарга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар