Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ун яшьлек кыз суга батучы апасын коткарганда үлгән

Фаҗигадән соң бер ел узгач, кызга үлгәннән соң медаль тапшыралар.

news_top_970_100
Ун яшьлек кыз суга батучы апасын коткарганда үлгән
https://pixabay.com

Томск өлкәсендәге Красная Горка авылында җәйге каникул вакытында фаҗига була. Хәзер Тикшерү комитеты мәрхүмә 10 яшьлек Ксения Кайровага «Батырлык һәм кыюлык» медален үлгәннән соң тапшыру турында карар чыгарган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Ксюша җәй көне авылда әбисендә яши. Аның әнисенең барлык туганнары диярлек Красная Горка авылында тора. Зур тату гаилә — биш бала, әби һәм бабай була.

2019 елның 27 июнендә 11 яшьлек Марина елгада бата башлый. Ксюша аңа ярдәмгә ташлана. 

«Ул көнне көн бик эссе иде. Ксюша, Марина һәм Ангелина сорап та тормыйча Мунь елгасына китә. Алар коенган урынны без чокыр дип атыйбыз. Биредә яшәүчеләр барысы да анда елга төбе куркыныч һәм бик тирән булуын белә», — дип сөйли баланың анасы Екатерина.

Ксюша Марина янына барып җитә, аны ярга төртеп чыгара. Яр буенда Маринаны Ангелина тартып ала. Аннары Ксюшаның булмавы ачыклана. Ярдагы кызлар аны эзләп карый, тик таба алмыйлар. Аннары өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга китәләр.

«Ул бик яхшы йөзә иде, судан курыкмады. Бөтен гаиләбез белән балыкка йөри идек, мин аның сулыкта үз-үзен тота белүенә соклана идем», — ди әни кеше.

Ир-атлар һәм водолазлар берничә сәгать эзләгәч кенә, сабыйны таба. Ул 8 метр тирәнлектә елга төбендә була.

«Марина — минем иң кече сеңлем, ул минем кызымнан бер яшькә генә олы. Марина — Ксюшаның апасы булып чыга инде», — ди Екатерина.

Россия Тикшерү комитетының Томск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Андрей Щукин мәрхүмә Ксениянең медален әтисе белән әнисенә тапшырган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100