Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир-атның ампутацияләнгән аякларын хатынына биреп кайтарганнар

Бичара хатын өенә кайтышлый аңын югалтып егылган.

news_top_970_100
Бер ир-атның ампутацияләнгән аякларын хатынына биреп кайтарганнар
https://pixabay.com

Украинаның Новый Буг шәһәрендә бер хатынга иренең операция вакытында ампутацияләнгән аякларын биреп кайтарганнар. Шул вакытта хатын аңын югалтып егылган. Бу турыда биредәге матбугат чараларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Әлеге вакыйга турында кайгыга баткан хатынның дусты сөйләгән. Хатын иренә операция ясаганны көтеп тора. Бу вакытта балаларын дустына калдыра.

«Аны хастаханәгә чакырганнар. „Иртән килерсең, операция беткәнне көтеп утырып торырсың, аннары аякларны үзен алып китәрсең“, — дигәннәр», — дип сөйләгән дус хатын район советы сессиясендә.

Шулай итеп, опреациядән соң, хатынга иренең кисеп алынган аякларын тоттырып җибәргәннәр.

Операция булган хастаханәнең баш табибы сүзләренчә, пациентның хатыны эш алгоритмын белми, ул шул кагыйдәләрне үтәргә тиеш иде. «Әгәр аның киләчәктә ирен җирли торган зиратка аякларны да җирләп кую мөмкинлеге булса, ул аякларны алып китә ала. Әгәр мөмкинлеге булмаса, ул бүлек җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Андый очракта бу эш белән район яки шәһәр администрациясе шөгыльләнә», — дигән баш табиб. 

Баш табиб үзенең зарын да әйткән. Аның сүзләренчә, 15 ел элек хастаханәнең утильләштерү үзәге булган, ләкин аны җирле халык талап бетергән һәм металлоломга тапшырган. Табиб әлеге очракта хатынның гамәлләрен «үз теләге» дип аңлаткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100