Уфада күлгә чумган яшүсмер кире чыга алмаган

Уфада күлгә чумган яшүсмер кире чыга алмаган
Уфаның Теплый күлендә суга баткан яшүсмер егетне эзлиләр.

Бала суга чумган һәм калкып чыкмаган, диелә "Башкортстан24" сайты тараткан хәбәрдә.

Караңгы төшүгә карамастан, баланы эзләү дәвам итә.

Эзләү операциясен видеога төшергәннәр.