Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Минеке булмасаң, урының — зиратта». Яшь хатынны сөйгәне урманда кыйнап имгәткән

Татьяна юлга кадәр шуышып чыга һәм могҗиза белән исән кала.

news_top_970_100
«Минеке булмасаң, урының — зиратта». Яшь хатынны сөйгәне урманда кыйнап имгәткән
https://pixabay.com

2019 елда Иркутск өлкәсенең Железногорск-Илимск шәһәрендә яшәүче Татьяна Б. ны бергә яши торган ире вәхшиләрчә кыйный. Аның тәнендә коточкыч шрамнар, күкрәгендә пычак белән яраланганнан соң барлыкка килгән җөйләр була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. 

Әлеге вакыйга турында бик күп матбугат чаралары яза, ток-шоулар төшерелә. Сөйгәне 33 яшьлек Антон кулыннан үлә язган хатын хәзер хөкем карары белән килешми. Ир-атны алты елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Антон башта Татьянаның 6 яшьлек улы белән дуслаша, аннары алар бергә яши башлыйлар. 1 ел бергә яшәгәннән соң, Антон тиранга әверелә.

«Ул котырган күзләре белән миңа ташлана иде. Көнләде, улымны аннан яклаган өчен ярсыды. Без аерылыштык, тагын кавыштык — шулай яшәдек. Чираттагы тапкыр кыйнаганнан соң, Антон гафу үтенде, яратуын әйтте. Мин гафу иттем, тагын шанс бирдем, тик түземлегем калмады», — ди хатын.

Татьяна аерылышырга карар кыла. Антон моның белән килешми. 

«Ул минем фатирыма килде. Ишеккә шакыды, тоткаларны ватты, йозакны ачмакчы, икенче катка баскыч куеп, балконнан кермәкче булды. Эзәрлекләп йөрде. Аерылышасым килә дигәч, битемә йодрыгы белән сукты. Әгәр аныкы булмасам, үтерәм дип янады. „Минеке дигәч минеке. Булмаса — әнә зират“, — диде», — дип искә ала Татьяна.

9 октябрьдә Антон Татьянаны машинага утыртып урманга алып китә. Бита белән вәхшиләрчә кыйный, аннары пычак ала. 

«Мин кычкырдым, җитте, мин гаепле, мин синеке, гафу ит, дидем», — ди Татьяна.

Антон мәхәббәттән нәфрәткә бер адым булуын әйтә. Хатынның күкрәгенә пычак кадый һәм борып куя. Аннары тагын кадый һәм тагын пычакны бора. Аннары тагын суга. Хатын аңын югалта башлагач, пычакны ала, канын сөртә һәм китеп бара.

Татьяна могҗиза белән исән кала. Ул юлга кадәр шуышып чыга. Аңа узып баручы машиналар ярдәм итә, хастаханәгә илтәләр һәм табиблар хатынның гомерен саклап кала. Антонны тоткарлыйлар һәм сак астына алалар.

«Аны алты елга ирегеннән мәхрүм иттеләр», — дигәннәр Иркутстк өлкәсе буенча прокуратура һәм Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтләрендә.

Антон гафу үтенә, үтерергә теләмәвен әйтә. 

Татьяна исә хөкем карары белән риза түгел. «Кеше урлауны исбатлый алмадылар. СИЗОда утырган 1,5 елны да исәпкә алдылар. Хәзер ике елдан ул төрмәдән чыгарга да мөмкин», — ди Татьяна.

Хатын әле дә дәвалануын дәвам итә. «Күкрәгемә пластик операция ясыйсы бар. Мин үзем сәламәт. Яңа мөнәсәбәтләр турында уйларга да куркам», — ди бу хатын.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100