Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда аңын югалткан дүрт үсмерне хастаханәгә китергәннәр

Башта карагач, 14 яшьлек ике малайны, 12 яшьлек ике малайны «билгесез матдә белән агуланган» дип уйлаганнар.

news_top_970_100
Казанда аңын югалткан дүрт үсмерне хастаханәгә китергәннәр
Владимир Васильев

Казанда 2007 һәм 2009 елда туган дүрт үсмерне берьюлы хастаханәгә китергәннәр. Аларга эссе суккан дип шикләнәләр. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында чыганагына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Татарстан Гидрометеорология үзәге белешмәсе буенча, республикада кояш антициклоны хөкем сөрә. Көндез Казанда термометр баганалары 33 градуска кадәр күтәрелде. 

«Дүрт баланы Балалар республика клиник хастаханәсенә китерделәр. Хәзерге вакытта диагностика чаралары башкарыла». — дигән агентлык чыганагы.

Табибларга балаларның укытучысы мөрәҗәгать иткән. Ул балаларның аңын югалтуын сөйләгән. Малайларның икесе 2007 елда туган, икесе 2009 елда туган. Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле сүзләренчә, балаларга эссе сугуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

«Татар-информ» агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иткәнчә, табибларга балалар иҗат йорты укытучысы мөрәҗәгать иткән. Бу оешма Сул Болак урамында урнашкан. 

«14 яшьлек ике малайны, 12 яшьлек ике малайны „билгесез матдә белән агулану“ дигән якынча диагноз белән токсикология бүлегенә китергәннәр», — дип аңлатканнар ведомствода.

Тиешле диагностика ясаганнан соң, табиблар төгәл диагноз куячак. Балаларга эссе суккан булуы ихтимал, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100