Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иделдә батучы кыз баланы бер ир-ат коткарган, үзе батып үлгән

Ир-ат кызны су чоңгылыннан этеп чыгара алган, ләкин үзе чыгарга хәле җитмәгән.

news_top_970_100
Иделдә батучы кыз баланы бер ир-ат коткарган, үзе батып үлгән
https://pixabay.com

19 майда Самара өлкәсенең Ставрополь районындагы Подстепки районында Идел елгасында фаҗига була. Суга батучы кыз баланы коткарганда, ир-ат үзе бата. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Елга буена ял итәргә шактый кеше килә. Кешеләр ял итә торган урында су биеклеге төрле булу сәбәпле, агым да көчле була. 10-12 яшьлек кыз бала агым көчле булган урынга эләгә, ул чоңгылга төшеп китә башлый. Баланы коткарырга анасы ташлана. Аннары биредә ял итүче тагын бер ир-ат ярдәмгә килә.

Ир-ат кыз баланы чоңгылдан төртеп чыгара, ләкин үзе чыга алмый. Аның көчле агымга каршы көрәшергә хәле калмый. Ир-ат су астына китеп югалгач, коткаручылар чакыралар. Ир-атның мәетен өч сәгать эзләгәч кенә табалар.

«Тольятти эзләү төркеме 15.15 сәгатьтә барды. Ир-атны 19.30 сәгатьтә генә таптылар. Аның мәете өч метр тирәнлектә иде, Биредә су болганчык, агым көчле булу да эзләү эшләренә комачаулады», — дип сөйләгән коткаручылар.

Водолазлар ир-атның мәетен ярга алып чыга. Биредә аның киемнәре дә тора. Якынча белешмә буенча, аң 57 яшь булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100