Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ямьсез язган өчен баласын кыйнаган хатынга карата җинаять эше ачылган

Азнакай районында яшәүче 37 яшьлек хатынны ана булу хокукыннан мәхрүм итүләре ихтимал.

news_top_970_100
Татарстанда ямьсез язган өчен баласын кыйнаган хатынга карата җинаять эше ачылган
https://pixabay.com/

Татарстанның Азнакай районында яшәүче хатын нәни кызын кыйнаган. Ул шулай итеп баласын матур яздырырга маташкан. Хәзер бу хатынга карата җинаять эше ачылган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, былтырдан бирле бу хатын җиде яшьлек кызын интектерә. Әнисе кызын төрле сәбәпләр табып җәберли. Имеш, бала дөрес язмый, башлыгын дөрес бәйләми һәм башкалар.

Әлеге хәлне әби кеше күреп тора. Ул оныгын кыйнаулары турында полициягә хәбәр итә. Хәзер баланы социаль приютка алып киткәннәр.

Азнакайда яшәүче 37 яшьлек хатынга карата баласын җәберләү һәм тиешенчә тәрбияләмәү турында җинаять эше ачылган. Бу хатынны ана булу хокукыннан мәхрүм итү турында мәсьәлә хәл ителә, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100