Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер ир-атның баш миенә теш щеткасы кереп кадалган

Теш щеткасының шома кырыйлары баш миен тишмичә, «аерып кына» кереп киткән.

news_top_970_100
Татарстанда бер ир-атның баш миенә теш щеткасы кереп кадалган
РКБ матбугат хезмәте

Татарстан Республика клиник хастаханәсе табиблары бер ир-атның башына кереп кадалган теш щеткасын алган. Хастаханәгә китергән чакта ир-ат үз аңында була. Аңа КТ ясыйлар, баш миенең бик әһәмиятле урыннарына зыян килмәве ачыклана. Бу турыда хастаханәнең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Пациент — үзе дә табиб, ул ерак төбәктә яши. Ел ярым элек аның башы имгәнә, баш миенә ачык операция ясыйлар. Ул озак дәвалана, аңа операцияләр ясарга туры килә, травма булган урында баш тиресен торгызу өчен дәвалыйлар. 

Хастаханәгә китергән кичтә теш щеткасы кылларына кадәр диярлек баш эченә кереп киткән. Ул алдан травма булган урынга кадалган. Теш щеткасының шома кырыйлары баш миен тишмичә, «аерып кына» кереп киткән. Шул сәбәпле кан күп акмаган, гематомалар да, баш миенә басым да булмаган, диелә РКБ хәбәрендә.

РКБ табиблары баш миендәге теш щеткасын алган. Бу вакытта ир-ат һәр мизгелдә үлү куркынычы булган. Бәхеткә, бар да яхшы узган. Дүрт сәгать операциядән соң, ир-атны реанимациягә күчергәннәр. Теш щеткасы баш миенә ничек итеп кергәне билгесез, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100