Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авызына эт башы капкан бүреләр авыл халкын куркытып йөри

Коми өлкәсендә яшәүче Наил Габдулҗанов исемле ир-ат авыл урамыннан бара торган бүрене видеога төшереп алган.

news_top_970_100
Авызына эт башы капкан бүреләр авыл халкын куркытып йөри

Коми өлкәсенең Корткероский районында бүреләр авыл халкын интектерә. Ерткычлар урманнан килеп, авыл урамнары буйлап иркенләп йөри. Соңгы тапкыр аларны Корткерос авылы кешеләр төн урталарында күргән. «Комсомольская правда» шул хакта хәбәр итте.

Наил Габдулҗанов исемле кеше ике бүрене видеога төшереп алган. Ул ерткычларның авылдагы этне чәйнәп ташлавын, аннары эт башын күтәреп авыл буйлап йөрүләрен сөйли.

Кадрлардан күренгәнчә, бүре башта машинадан качмакчы була, аннары авызындагы эт башын тәгәрмәч астына ыргыта һәм кар көртләре аша чабып китә.

«Бу Совет урамында иде, „Магнит“ каршында. Авызына эт башын капкан иде. Мин тукталдым, үләксәләрне видеога төшереп алдым, 30 минуттан бу урынга кире килгән идем, башы юк. Ике бүре иде, берсе кафе ягына таба чапты», — ди Наил.

Узган атнада аучы Александр Цивунин бер бүрене аткан булган инде. Ул моңа кадәр дә бүреләр тоткан, хәзер авыл халкы аны герой дип саный икән. 

Александр Цывунин күптән аучылык белән шөгыльләнә, ул авылдан 5 км ераклыкта капкын куйган, хәзер тагын бүре тотарга җыена, диелә хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100