Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машинада иминлек мендәре шартлагач, ике айлык сабый һәлак булган

Автомобильнең арткы утыргычында әни кеше һәм тагын бер бала булган. Бу бала да имгәнгән, бәхеткә, ул исән калган.

news_top_970_100
Машинада иминлек мендәре шартлагач, ике айлык сабый һәлак булган
https://pixabay.com/

Италиянең Пиза шәһәрендә өч машина бәрелешкән. Бер машинада иминлек мендәре шартлаган һәм ике айлык бала һәлак булган. Бу турыда «Corriere della Sera» басмасына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

16 февральдә 16.30 сәгать тирәсендә Пиза шәһәре янында ике машина бәрелешә. Албаниядән килүче гаилә кешеләре утырган тагын бер җиңел машина зур тизлектә килә һәм алда авариягә очраган машиналарга бәрелә.

Авария вакытында җиңел машинаның алгы утыргычында махсус креслода сабый бала була. Алгы утыргычта бала булганда яндагы иминлек мендәре сүндерелгән булырга тиеш. Тик әлеге очракта бу кагыйдә үтәлмәгән. Бәрелгәннән соң, иминлек мендәре шартлаган һәм сабыйның башы җитди имгәнгән. Табиблар тырышлыгына карамастан, малай алты сәгатьтән соң үлгән.

Италиядәге кагыйдәләр буенча, машинаның алгы утыргычында бала булган очракта, иминлек мендәре сүндерелгән булырга тиеш. Бу кагыйдәне үтәмәүчеләргә штраф күләме 333 еврога кадәр җитүе мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100