Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер дә зарланмады». Әти-әнисе дәваламагач, үсмер бала үлә язган

13 яшьлек кызның температурасы берничә көн буена югары була, тик әнисе аны табибларга алып бармый.

news_top_970_100
«Бер дә зарланмады». Әти-әнисе дәваламагач, үсмер бала үлә язган
https://pixabay.com

Самара өлкәсендә 13 яшьлек Даша (исем үзгәртелә) 60 яшьлек әтисе Михаил һәм 55 яшьлек әнисе Марина белән яши. Дашаны әнисе соң гына тапкан, ул баланы теләмичә генә тудырган. Шуңа күрә әти белән әни кеше бала белән артык азапланмый, аны тәрбияләп тә маташмый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Даша авырып хастаханәгә эләккәч, аның тормышы белән полиция дә кызыксына башлый, җинаять эше ачыла.

«Дашаны биш ел беләм, ул бик тырыш, гаиләсе генә начар. Бала гел ач, тәрбия дә күрми», — ди музыка укытучысы.

Бала музыка мәктәбендә түләүсез шөгыльләнә, өйдә иске пианиносы да бар. Ноябрьдә укытучы Дашаның хәлсез булуын күрә, балада температура була. Укытучы баланың анасына хәбәр итә, тик әни кеше парацетомол бирү белән генә чикләнә.

Даша берничә көн авырый, температурасы 39 градус була. Шуннан соң укытучы ашыгыч ярдәм чакыра. Табиблар фатирга килгәч, ишекне Даша үзе ача. Ул табибларны инвалид әтисе ята торган бүлмәгә кертә, бу вакытта исерек әнисе шкаф артында йоклый. Баланы хастаханәгә алып киткәч кенә, әни кеше дә йокысыннан уяна.

«Фатирда пычрак, антисанитария шартлары була. Бала авырый, температурасы югары, тамагы авырта. Ул парацетомол белән генә дәваланган. Көн буена ике тавык канаты ашаган, өйдә башка ризык юк. Без аны хастаханәгә алып киттек», — ди фельдшер.

Балада кискен бронхит булуы ачыклана, аны әти-әнисе янында калдыру да куркыныч дип табалар. Шуннан соң әти белән әнигә карата «Балигъ булмаган баланы тәрбияләү вазифаларын тиешенчә үтәмәү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла.

Дашаның әти-әнисе алкоголизмнан дәвалануы билгеле. 2018 елда әтисенә инсульт була, ул инвалид кала, бер кулы гына эшли. Ята торган авыру атаны да Даша карый. Әнисе исә көннәр буе эштә була. Кыз ашарга да үзе пешерә, кер юа, әтисен юындыра һәм кырындыра. Даша да, аның туганнары да бу хәлне гадәти дип кабул итә.

Тикшерүчеләр исә башкача уйлый. Бала бер ай чамасы авырый, ләкин әти-әнисе аны дәваламый, укуда да ярдәм итми. Дистанцион укуга күчкәч, Дашаның телефонында интернет эшләмәве ачыклана, компьютеры да булмый. Кыз иптәшләре белән сөйләшеп, алар ярдәмендә укый. Гаиләнең айлык кереме 30 мең сум чамасы була, тик алар ит тә алмый. Ә аракыга һәрвакыт акча табыла. 

Даша ике атна хастаханәдә ята, аннары аны реабилитация үзәгенә җибәрәләр. Бала өйгә кайтасы килә, ул бар да яхшы, әти-әнисе аны кайгырта дип саный. Ләкин аны гаиләгә кире кайтару мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100