Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше төбәктә ау вакытында полиция хезмәткәре бер ир-атны атып үтергән

Полиция хезмәткәре ял көнендә ауга чыккан булган.

news_top_970_100
Күрше төбәктә ау вакытында полиция хезмәткәре бер ир-атны атып үтергән
Марий Эл Республикасы буенча тикшерү идарәсе

Марий Эл Республикасында ау вакытында 48 яшьлек ир-атны атып үтергәннәр. Горномарийский районара тикшерү бүлеге «саксызлык аркасында кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Марий Эл Республикасы буенча тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, полициядә эшләүче 43 яшьлек ир-ат ял итә торган вакытында Марий Эл Республикасының Горномарийский районындагы авылларның берсе янында урнашкан урман массивына ауга чыга. Биредә ул мылтыктан ата. Ядрә икенче аучыга — 48 яшьлек ир-атка тия. Ул да биредә яшәүче кеше була. Яраланган ир-ат урында ук үлә.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә.

«Комсомольская правда» сайты мәрхүм ир-атның биредәге эшмәкәр булуын ачыклаган. 43 яшьлек аучы кыштырдаган тавыш ишеткәч, арттан кабан килә дип уйлаган һәм мылтыктан аткан. Ядрә 48 яшьлек эшмәкәр ир-атның муенына тигән. Ул ашыгыч ярдәм килгәнче вафат булган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100