news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфа урамында йөрүче бүрене видеога төшереп алганнар

Юлдан баручы бала артыннан бүре килгән.

news_top
Уфа урамында йөрүче бүрене видеога төшереп алганнар
https://www.bashinform.ru

Уфа шәһәренең бер урамында бүре йөргән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре матбугат чараларына мониторинг ясаганда шул хәлне ачыклаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Уфада яшәүче Екатерина сүзләренчә, Һупайлы районындагы Рыльский урамында ике көн буена бүре йөргән. Ерткыч балалар бакчасына территориясенә дә кергән.

Уфада яшәүче Булат сүзләренчә, бүре Тужиловка районында да күренгән. Бу вакытта урамнан бала бара торган булган, аның артыннан юлдан бүре килгән.

Бу урыннарга коткаручылар барган. Алар бүрене тоткан, диелә хәбәрдә.

Соңрак бүре үлгән. Якынча белешмә буенча, анда йөрәк өянәге булган, дип яза «Башинформ».

Бүре үләксәсен ветеринария клиникасына китергәннәр. Анда тышкы яралар булмаган.

Бүре тотылган урынны дезинфекцияләгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар