Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә ял иткәндә Уфа укытучысын машина таптаган

Исерек ир-ат авария ясаган һәм турист хатынга дәвалану өчен акча да түләми.

news_top_970_100
Төркиядә ял иткәндә Уфа укытучысын машина таптаган
https://pixabay.com

Уфада яшәүче өлкән яшьтәге Анна Ивановна Төркиядә ял иткәндә фаҗигагә очрый. Ул кызы Ольга белән ял итәргә килә. Отпускның икенче көнендә үк Анна Ивановнаны машина таптый һәм ике тапкыр катлаулы операция ясыйлар. Ул өч атна төрек госпиталендә ята. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Элек укытучы булып эшләгән ханым Бодрум шәһәренә бара. Аны бәрдереп киткән машинаның йөртүчесе исерек була, ул авария урыннан качып китә.

Анна Ивановнаның кызы сүзләренчә, авария ясаган кеше җаваплылыктан качарга маташа, ул госпитальдәге чыгымнар өчен дә түләми. Башта бу сумма 70 мең доллар була, аннары хастаханәдә ташламалар ясыйлар һәм сумма 30 мең долларга кала. Ләкин авария китереп чыгарган ир-ат бу акчаны да түләми, ул акчасы юк дип әйтә.

«Безне көч-хәл белән хастаханәдән чыгардылар. Мин өч ай эчендә бу акчаны үзем яки гаепле кеше түләячәк дигән документка кул куйдым. Хәзер без госпиталь янында фатир арендалап торабыз. Атнасына өч тапкыр реабилитациягә йөрибез. Әле тагын операция булачак. Бу акчаларны мин битараф булмаган кешеләр ярдәме белән түлим», — дип яза Анна Ивановнаның кызы социаль челтәрләрдә.

Алар 25 ноябрьгә — Анна Ивановнаның юбилеена кадәр — туган илгә кайтырга җыена.

Авариядә зыян күрүчеләр документлар җыеп, судка мөрәҗәгать иткән. Тик адвокатлар бу эшләр 2-4 ел дәвам итәргә мөмкин булуын искәртә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100