Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул җырны җырларга ярамый, диләр…» Башкорт җырчысы Бибисара Азаматова вафат

Танылган җырчы коронавируслы авырулар яткан хастаханәдә дәваланган, иртәгә аңа 71 яшь тулырга тиеш иде.

news_top_970_100
«Ул җырны җырларга ярамый, диләр…» Башкорт җырчысы Бибисара Азаматова вафат
Бибисара Азаматованың аккаунтыннан

Бүген Башкортстанда танылган башкорт җырчысы Бибисара Азаматова вафат булды. Ул коронавируслы авырулар яткан хастаханәдә дәваланган булган.

Иртәгә Бибисара Азаматовага 71 яшь тулган булыр иде.

Бибисара Азаматованы сәхнәдә тыйнак тотуы, моңлы, сагышлы җырлары өчен яратулары хакында язалар.

«Бик талантлы башкаручы иде. Җаны җәннәттә булсын», — дип яза тамашачылары. Аның җырларын искә төшерәләр. Бибисара Азаматова «Кәккүк, кәккүк» җырын бик яратып башкарды, аны тамашачылары да сорап ала иде. Бу җырны язган Рәми Гарипов үзе дә иртә вафат булганны, ул җырны башкарган Хәйдәр Бигичевның да вакытсыз үлүен искә төшергәннәр һәм «Ул җырны җырларга ярамый, диләр», — дип язалар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100