Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көзгегә карый алмыйм». Казанда ялган косметолог яшь кызның битен бозган

Процедура ясаган көнне үк кызның бите шешә, күзләре ябыла һәм күрми башлый.

news_top_970_100
«Көзгегә карый алмыйм». Казанда ялган косметолог яшь кызның битен бозган
https://trt-tv.ru

Косметологка барганнан соң, Казанда яшәүче Лия исемле кызны хастаханәгә салырга туры килгән. Ялган косметологның документлары да, препараты да, препаратны кадау өчен хокукы да булмаган. Бу турыда «Татарстан» ДТРК хәбәр итте.

Лия әле бер ай элек кенә «көзгегә еламыйча карый алмаган», хәзер ул камерага сөйләргә ризалык биргән. Битен тарттыру өчен процедурадан соң, аның йөзе бозылган. Лия өйдә эшли торган косметолог турында социаль челтәрләр аша белеп ала. Әлеге косметолог процедура ясаганнан соң, шул ук көнне кызның бите шешә, күзләре ябыла башлый, күзе начар күрә. Табиблар Лиягә «бит нервы ялкынсыну» диагнозы куя.

«Мин табибка бардым, бит нервы ялкынсынган диделәр. Косметолог моны кире кага, минем белән очрашмый. Без алдан сөйләшкән препаратны кадамаган ул миңа. Мин моны өйгә кайткач кына аңладым. Моның сәбәбен сораган идем, „шулай яхшырак була“, — диде», — дип сөйли Лия.

Хастаханәдә ачыкланганча, инъекцияне сертификатсыз препарат белән ясаганнар. Моны эшләгән косметологның лицензиясе дә юк икән. Хәзер ул бөтенләй элемтәгә чыкмый. Аның социаль челтәрдәге сәхифәсе дә бетерелгән. 

«Татарстан» ДТРК хәбәрчесе әлеге «доктор»ны башка сәхифәсе буенча эзләп тапкан. Елена исемле косметолог үзенең 17 ел хезмәт стажы булуын әйтә, «дерматовенерология» буенча белгеч дип таныштыра. Инстаграмдагы сәхифәсеннән аңлашылганча, ул мастер-класслар да оештыра. «Мондый кызга хезмәт күрсәтмәдем. Ул — акча таләп итүче, шантажчы. Процедураны нәкъ менә безнең клиникада ясау турында килешүне, түләү өчен чекны күрсәтсен. Яла яккан өчен статья бар, исбатланмаган килеш гаеп таккан өчен штраф та 2 миллионга кадәр», — дигән ул.

«Медицина хезмәте күрсәтү өчен лицензия булырга тиеш. Лицензия булмаса — бу закон белән тыела», — ди юрист Гүзәл Фәттахова.

Белгечләр киңәш иткәнчә, процедурага барыр алдыннан салонны тикшерегез. Акцияләргә генә ышанып йөрмәгез. 

«Чын аптека челтәрендә 8 мең сум тора торган препаратны 3 меңгә алып булмый. Пациент шуны аңларга тиеш. Бу ялган, яки сыекландырылган препарат була. Бәлки чит илдән китерткәннәрдер. Препаратның тышында рус телендә язу булырга тиеш», — ди аңлата Россиядә Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Росздравнадзор) Татарстан буенча бүлекчәсе җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100