Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Читада COVID белән авыручыларга кислород бирә торган торбаны урлаганнар

13 метр озынлыктагы бакыр торбаны караклар алып киткәч, 150 кешегә ярдәм итә торган үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратлары сафтан чыга.

news_top_970_100
Читада COVID белән авыручыларга кислород бирә торган торбаны урлаганнар
Владимир Васильев

Чита шәһәр хастаханәсендә коронавирус белән авыручы кешеләргә кислород бирә торган бакыр торбаның 13 метрлы өлешен урлаганнар. Бу турыда Байкал аръягы өлкәсе хакимиятенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«19 октябрьдә Читада 1 номерлы шәһәр хастаханәсендә Гадәттән тыш хәл килеп чыга. Биредә коронавирус авыруыннан дәваланучы пациентлар ята. 19.30 сәгатьтә ИВЛ аппаратлары кычкыра башлый. Алар кислород бирә торган системада басым кисәк төшүе турында хәбәр итә. Моның сәбәбен эзли торгач, кислород чыгып торуы ачыклана: 13 метр озынлыкта бакыр торбаны урлап алып киткәннәр. Бу торба ярдәмендә 200 урынлы корпуска кислород бирәләр, шул кешеләрнең 150се кислородка тоташтырылган», диелә бу хәбәрдә.

Өзлексез рәвештә кислородка тоташу таләп ителгән биш кешене башка корпустагы реанимация бүлегенә күчергәннәр. Зыян күрүчеләр юк. Хәзерге вакытта инженер системаны төзәтеп бетергән. Кислород кирәк булган барлык пациентлар да тулысынча дәвалана. Урында хокук саклаучылар эшли, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100