Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер атна элек югалган пилот Руслан Вәлиевнең мәетен тапканнар

28 яшьлек очучы Екатеринбургка Якутск шәһәреннән командировкага килгәч, авырый башлый һәм аны хастаханәгә салалар.

news_top_970_100
Бер атна элек югалган пилот Руслан Вәлиевнең мәетен тапканнар
https://sverdlovsk.sledcom.ru

20 октябрьдә иртән Екатеринбург шәһәренең Роза Люксембург урамында ир-ат мәете табыла. Ул — моңа кадәр Екатеринбург шәһәренә Якутскидан укырга килгән 28 яшьлек очучы булуы ачыклана. Тикшерүчеләр «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу кешенең Руслан Вәлиев исемле булуын Екатеринбург.Онлайн хәбәр итте. 28 яшьлек Руслан Вәлиев Якутск шәһәреннән хезмәттәшләре белән бергә Екатеринбургка квалификация күтәрү курсларына укырга килә. Биредә ул авырый башлый, аны 1 нче номерлы хастаханәгә салалар. 13 октябрьдә көндез Руслан хастаханәдән чыгып китә. Шуннан соң аны бер атна буена полиция, волонтерлар эзли.

Руслан белән телефон аша да элемтәгә керә алмыйлар. Русланның апасы видеомөрәҗәгать яздыра. Туганнары Руслан элемтәгә чыгарга курка дип фаразлаган булган, диелә Екатеринбург.Онлайн хәбәрендә.

Апасы Русланнан элемтәгә чыгуын үтенә. «Барлык кыенлыкларны хәл итәргә булышам», — дип сөйли ул.

«Аның температурасы күтәрелгән, ике көн түзеп йөргән, аннары ашыгыч ярдәм чакырган. Аны хастаханәгә алып киткәннәр, „ике яклы пневмония“ диагнозы куйганнар. Температурасы төшмәде. Ул яшь егет бит, дару эчәргә өйрәнмәгән. Дарулар эчә башлагач, саташа башлагандыр. Безгә психологлар шулайрак дип аңлатты. Телефонына шалтыратып карадык, ул сүндерелгән. Бәлки зарядкасы беткәндер, бәлки югалткандыр», — дип сөйләгән Русланның апасының ире Николай.

Шулай итеп бер атнадан соң, бүген, Русланның мәете табылды. Мәетне күргән шаһитлар егетнең яралары күп булуын сөйләгән.

«Аның муены киселгән, бавыры яраланган. Видеокүзәтү камерасы язмаларын карадык, ул күрше йорт коймасы аша үрмәләп чыкканда яраланган», — дип сөйләгән шаһитлар.

Видеокүзәтү камерасы язмасында Русланның йөгереп баруы күренә.

Русланның табылуы турында мәгълүматны Екатеринбург.Онлайн сайтының полициядәге чыганагы раслаган.

Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых волонтерларга эзләүне туктатырга кушкан. «Ир-атны торак комплекс сакчылары тапты. Урынга егетнең туганнарын чакырдылар, аларны мәетне таныды», — дип сөйләгән Горелых.

Соңрак Екатеринбург.Онлайн судмедэскпертиза нәтиҗәләрен хәбәр итте. Руслан Вәлиевнең органнары һәм артерияләре яраланган. Ул күп кан югалткан. «Бу бәхетсезлек очрагына охшаган. Хәзер койманы да тикшерәләр. Металл койманың өлешләрен тикшергәч, төгәл нәтиҗә билгеле булачак», диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100