Өч яшьлек кыз сигез айлык сеңлесенең баш сөяген сындырган

Өч яшьлек кыз сигез айлык сеңлесенең баш сөяген сындырган
Петербург янындагы Шушары бистәсендә өч яшьлек кыз бала сигез айлык сеңлесенең башын имгәткән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Фаҗига Мәскәү шоссесы урамындагы бер фатирда була. Имгәнгән баланы хастаханәгә китерәләр. Табиблар аның баш сөяге дүрт урыннан сынганын ачыклый.

Ата-анасы күрми калган арада, өч яшьлек кыз сеңлесен төртеп җибәрә.

Әлеге гаилә яхшылар рәтендә, бернинди хисапта да тормый. Әти белән әни кеше биредә тумаган, алар читтән килеп урнашкан, беркайда да эшләмиләр, диелә хәбәрдә.