Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әниләре хастаханәдә чакта, ике сабыйны әтиләре суеп үтергән

Ир-ат үз-үзенә кул салырга маташкан.

news_top_970_100
Әниләре хастаханәдә чакта, ике сабыйны әтиләре суеп үтергән
https://ykt.sledcom.ru

Якутиядә бер ир-ат ике нәни улын суеп үтергән. Аннары ул үз-үзенә кул салырга маташкан. Бу турыда өлкә буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Ике балалы гаилә Булун районында яшәгән. Алар социаль куркыныч халәттә булу сәбәпле, махсус хисапта да торган.

Фаҗига булган вакытта бер һәм ике яшьлек балаларның анасы Якутск шәһәрендә хастаханәдә ятып дәваланган.

19 апрель иртәсендә 26 яшьлек әти кеше кулына пычак ала. Табиблар килгән вакытта абыйлы-энеле ике бала әле исән була. Ләкин аларны коткара алмыйлар. Сабыйлар операция өстәлендә вафат була. Әти кешенең хәле турында хәбәр ителми.

Ике нәни баланы үтерү турында җинаять эше ачылган. Тикшерүчеләр соцопека органнары эшчәнлеген дә өйрәнә, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100