Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үги ата үсмер улының кулларын һәм аякларын кызган үтүк белән яндырган

11 яшьлек малайны әнисе якламаган, тәне пешкән балага ашыгыч ярдәм чакырмаганнар.

news_top_970_100
Үги ата үсмер улының кулларын һәм аякларын кызган үтүк белән яндырган
https://pixabay.com

Кемерово өлкәсенең Новокузнецкий районында яшәүче 32 яшьлек ир-ат 11 яшьлек үги улын җәзалап торган. Ул баланың кулларын һәм аякларын кайнар үтүк белән пешергән. Ир-атка карата җинаять эше ачылган, аңа гаепләү белдерелгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Кемерово өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Бала берничә көн мәктәпкә килми торгач, аны үги атасы газаплавы турында билгеле була. Укытучылар полициягә мөрәҗәгать итә.

Әлеге гаиләгә инспекторлар бара һәм тәне пешеп беткән баланы күреп алалар. Малайның ботлары, балтырлары, тез башлары, уң кулы пешкән. 

Бала хокук саклаучыларга сөйләгәнчә, аны үги әтисе үтүк белән пешергән. Алдагы көнне әнисе өйдән чыгып киткән, бала үги ата белән генә калган. Ир-ат баланы газаплаган. Аннары ашыгыч ярдәм дә чакырып тормаганнар.

Хәзер баланы бу гаиләдән алганнар, ул әлегә хастаханәдә дәвалана. 

Соңрак ачыкланганча, бу ир-ат малайны инде берничә тапкыр җәзалаган. Әни кеше баласын якламау сәбәбе әлегә билгеле түгел. Аны да җинаять җаваплылыгына тартырга җыеналар. Бу хатын өлкәнрәк ике баласы өчен ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100