Ике бала анасын яңа туган сабыен үтерүдә гаеплиләр

Башкортстандагы Сибай шәһәрендә яшәүче 30 яшьлек хатын яңа туган баласын үтерүдә гаепләнә.

Аның балигъ булмаган ике кечкенә баласы булган. Өченче баласын өйдә тапкан. 

Бала тапканнан соң, психикасы бозылып, бала үлерлек гамәлләр кылган, дип хәбәр иткән "Башинформ" агентлыгына Тикшерү комитеты вәкиле. Бала шунда ук үлгән. 

Хатын үзе авыр хәлдә реанимациядә ята.