Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә яшәүче тагын ике кеше коронавирус йоктырган

Моңа кадәр Diamond Princess корабында Россиядән килгән бер хатын-кыз коронавирус йоктырганы билгеле булган иде.

news_top_970_100
Россиядә яшәүче тагын ике кеше коронавирус йоктырган
https://pixabay.com/

Япония яр буенда тора торган Diamond Princess круиз лайнерында булган тагын ике Россия гражданында коронавирус ачыкланды. Бу турыда Япония табибларына сылтама белән Россиянең Токиодагы илчелеге Facebook челтәрендә хәбәр итте.

«Россия кешеләре үзләрен нормаль хис итә. Авыру катлаулы симптомнарсыз уза», диелә хәбәрдә. Якын арада бу кешеләрне хастаханәгә озаталар.

Дипмиссия хәбәр иткәнче, дүрт Россия гражданын круиз лайнерыннан җибәргәннәр, аларның коронавируска анализлары тискәре булган. Бу кешеләр якын арада туган илгә кайта.

Diamond Princess корабында коронавирус йоктырган ике кеше үлде. Бу — Япония гражданнары. Аларны бер атна элек хастаханәгә салган булганнар. Бу турыда «Татар-информ» язды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100