Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Псков өлкәсендә укытучыны сугып еккан малайны өйдә укытачаклар

Математика укытучысы Александра Андреевнаның 30 елга якын хезмәт стажы бар. Ул физматны тәмамлаган.

news_top_970_100
Псков өлкәсендә укытучыны сугып еккан малайны өйдә укытачаклар
https://pixabay.com/

5 февральдә Псков өлкәсендәге Печорка авылындагы мәктәптә укытучы дәрес вакытында музыка тыңлап утырган малайның тәртибен ошатмый. Укытучы аны тәрбияләмәкче була һәм баланың урындыгын тартып ала. Малай моны ошатмый. Ул укытучыга сугып җибәрә, хатын идәнгә егыла. Башка балалар бу хәлне телефон камерасына төшереп тора. Укытучыга беркем дә ярдәм итми. Ул үзе тора һәм класстан чыгып китә. Тикшерү башланганчы ук, укытучы эшеннән китә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

«Россия» каналындагы «60 минут» тапшыруын алып баручылар укытучыга суккан укучы Артемий Скуратов һәм аның анасы Татьяна Никулина белән элемтәгә кергән.

Артемий үкенүен әйткән. Моңа кадәр ул беркайчан да укытучылар белән конфликтка кермәгән. Татьяна Никулина улының хаклы булмавын, укытучыга сугарга тиеш түгеллеген әйтә.

«Нинди җәза бирим инде? Сөйләштем, ачуландым. Шул инде. Улым беркайчан да сугышып йөрмәде. Авылда да аның турында яхшы сүз генә әйтәләр иде, ул мәрхәмәтле, бөтен кешегә ярдәм итә, диләр. Мин алай эшләргә ярамаганын, җәзага тарту ихтималы булуын аңлаттым», — ди әни кеше.

Мәктәптәге җәнҗалдан соң, малайны өйдә укытуга күчергәннәр. Тикшерү эшләре бара, аны җаваплылыкка тартулар ихтимал.

Укучы малайның якыннары укытучыны дә җәзага тартырга кирәк дип саный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100