Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укучы бала физкультура дәресендә кулларын өшеткән

Баланың анасы Екатерина укытучыны гаепли, ә башка ата-аналар аның үзен тәнкыйтьли.

news_top_970_100

Екатеринбург шәһәрендәге мәктәпләрнең берсендә беренче сыйныфта укучы малай физкультура дәресендә кулларын өшеткән. Малай бияләен портфельдә онытып калдырган, ә укытучы моңа игътибар итмәгән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Малай Садовый бистәсендәге 98 нче мәктәптә укый. Баланың анасы Екатерина улының дәрестә кулын өшетүе турында социаль челтәрләрдә яза. 

«Укытучыга дәшеп караган, бияләен рюкзакта онытып калдыруын да әйткән. Ләкин укытучы башка балалар белән шөгыльләнгән, җавап бирмәгән», — дип яза Екатерина.

Екатерина сүзләренчә, ата-аналары чатындагы башка кешеләр аның үзен гаепли. Алар фикеренчә, бияләй турында әни кеше үзе алдан уйларга тиеш булган. «Алиментчы атасы да аларны хуплый», — дип яза Екатерина.

Әни кеше сүзләренчә, баланың ике кулы да беренче дәрәҗәдә өшегән. 

Мәктәптә бу турыда комментарий бирмиләр. Мәгариф департаменты белешмәсе буенча, әлеге очракны мэрия контрольгә алган.

«Мәктәптә дә эчке тикшерү бара. Сыйныф җитәкчесе гаилә белән элемтәдә тора», — дигәннәр департаментта.

Әлеге вакыйганы Свердловск өлкәсе прокуратурасы да тикшерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100