Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа туган сабыйны фатирдан урлап алып киткәннәр

Сабый өч атна чамасы чит кешеләр белән яшәгән.

news_top_970_100
Яңа туган сабыйны фатирдан урлап алып киткәннәр
https://pixabay.com

Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә бер хатынның яңа туган баласын урлаганнар. Дәваларга кирәк дигән сылтау белән, баланы чит кешеләр алып киткән. Шулай итеп бу малай өч атна чамасы чит кешеләр белән булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фатирдан бала урлап алып киткән кешеләрне Пенза өлкәсендә тотканнар. Бу турыда Тикшерү комитеты хәбәр иткән.

Былтыр 25 декабрьдә ике хатын фатирга килә. Алар әни кешене баланы дәваларга алып китәргә кирәк дип ышандыра. Имеш, сабыйга ашыгыч рәвештә табиблар ярдәме кирәк. Ләкин алар сабыйны хастаханәгә түгел билгесез юнәлештә алып китәләр.

Малайны һәм аны урлаучыларны Пензада тапкач, сабыйны хастаханәгә озаталар. Бала урлаучы ике хатынны, машина йөртүчене 18 гыйнварда тикшерү бүлегенә китерәләр.

Балигъ булмаган баланы урлауда гаепләнүче төркемгә чикләү чаралары билгеләнәчәк. Җинаятьчеләр ни сәбәпле шундый эшкә барганы әлегә ачыкланмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100