22 яшьлек студент кыз Гүзәл Газетдинова югалган

Уфаның Совет районы тикшерү бүлеге Башкорт медицина университетының 22 яшьлек студенты Гүзәл Газетдинова югалу факты буенча җинаять эше кузгаткан.

"Башинформ" хәбәр итүенчә, кыз Минһаҗев урамындагы тулай торактан 16 гыйнвар иртәсендә чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Моңарчы кызның өен ташлап чыгып киткәне булмаган. 

Студент кыз сырхауханәләрдә дә табылмаган. Бу кыз турында мәгълүматы булучыларны полициягә хәбәр итүләрен сорыйлар.