Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чистайда фаҗига: абыйсы идарә иткән трактор авариягә очрап, арбада баручы энесе үлгән

Абыйлы-энеле туганнар Чирүле Шонталы авылына таба барганда, трактор арбасы ычкынып китә.

news_top_970_100
Чистайда фаҗига: абыйсы идарә иткән трактор авариягә очрап, арбада баручы энесе үлгән
https://pixabay.com

15 октябрьдә көндезге икеләр тирәсендә Чистай районындагы Татар Гадельшасы авылында 53 яшьлек ир-ат һәлак була. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәрхүм ир-ат трактор арбасында бара. Ә трактор белән аның 56 яшьлек абыйсы идарә итә. Олы туган фермер хуҗалыгы җитәкчесе булып эшли.

Абыйлы-энеле туганнар Чирүле Шонталы авылына таба тракторда барырга чыга. Бер мизгелдә трактор арбасы ычкынып китә һәм юл кырыена төшеп ава. 

Арбада утыручы ир-ат имгәнә һәм һәлак була.

Тракторның тоташтыргыч җайланмасы ватык, иминият тросы да булмаган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100