news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда әнисе белән талашкач, бер ир-ат йортны шартлату белән куркыткан

Күп катлы йорттан 60 кешене эвакуацияләгәннәр.

news_top
Казанда әнисе белән талашкач, бер ир-ат йортны шартлату белән куркыткан

18 октябрьдә кичке якта Казанның Авангард урамында гадәттән тыш хәл була. Бер ир-ат әнисе белән талаша һәм фатирга көнкүреш газын чыгара башлый. Ул әнисен өйдән куып җибәрә, үзе йортны шартлату белән яный. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Урынга экстрен хезмәт вәкилләре килә. Газовиклар йортка газ бирүне туктата, өйдән 60 кешене эвакуациялиләр.

Бераздан бу ир-ат балконга чыга һәм озак кына шунда утыра. Аннары кабат фатирга кереп китә һәм бәдрәфкә кереп, эчке яктан бикләнә.

Аннары ир-атны тоткарлыйлар һәм аның белән полиция хезмәткәрләре сөйләшә. Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыклана, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар