news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Исерек әтисе кимсеткәнгә чыдый алмыйча, унбиш яшьлек кыз коса башлаган

Баланы хастаханәгә алып киткәннәр, хокук саклаучылар аның яшәү шартларын тикшерә.

news_top
Исерек әтисе кимсеткәнгә чыдый алмыйча, унбиш яшьлек кыз коса башлаган
https://pixabay.com

Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә әти кеше исерек килеш 15 яшьлек кызын интектергән. Бала коса башлагач, аны хастаханәгә алып киткәннәр. Өйдәге вәхшилек буенча эшне хокук саклаучылар тикшерә. Бу турыда КТВ-Луч каналы хәбәр итте.

Якынча версия буенча, әти кеше балигъ булмаган кызын төрлечә кимсетә.

Биредәге матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, әтисе кызына кычкыра, отжиматься итәргә куша. Кыз әтисе кушкан күнегүләрне эшли-эшли торгач, коса башлый. Аннары калтыранган кызны хастаханәгә алып китәләр.

Саратов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматы буенча, бала стресс һәм физик йөкләмәләрдән хәлсезләнә. Ведомство тикшерү эшләре башлаган. Вакыйганың сәбәпләре, баланың яшәү шартларын өйрәнәләр, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар