Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Стәрлебаш районында фаҗига: 18 яшьлек егет үлгән, тагын дүрт егет реанимациядә

Биш егет утырган машина төнге юлда кырыйга төшеп китә һәм әйләнеп каплана.

news_top_970_100
Стәрлебаш районында фаҗига: 18 яшьлек егет үлгән, тагын дүрт егет реанимациядә
Башкортстан буенча ЮХИДИ

19 сентябрьгә каршы төндә Башкортстанның Стәрлебаш районында юл һәлакәтендә 18 яшьлек егет үлә, аның дүрт дусты җитди имгәнә, алар реанимациядә ята. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Башкортстан буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, «Лада Гранта» машинасы белән Салават шәһәрендә яшәүче 20 яшьлек егет идарә итә. Бер мизгелдә ул идарәсен югалта, машина юл кырыена төшеп китә һәм әйләнеп каплана.

Фаҗига вакытында машинада биш егет була. Аларга 16-20 яшь. Егетләрне ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып китәләр. Табиблар тырышуга карамастан, кызганычка каршы, 18 яшьлек егет үлә. Ул аңына да килми кала.

Авария сәбәпләрен полиция хезмәткәрләре ачыклый. Якынча белешмә буенча, машина йөртүче егет исерек була, шуңа күрә идарәсен югалта, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100