Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тавык урларга ирек бирмәгән өчен, ир белән хатынны вәхшиләрчә үтергәннәр

Караклар кергәнен сизенеп чыккан хуҗабикәне чәнчегәннәр, ирен кыйнап, башына таяк белән сукканнар.

news_top_970_100
Тавык урларга ирек бирмәгән өчен, ир белән хатынны вәхшиләрчә үтергәннәр
Александр Эшкинин

Ростов өлкә суды Владимир Низгуренко һәм Вадим Сергеевка карата җинаять эше буенча суд карары чыгарды. Алар Каменский районындагы Глубокое авылында ир белән хатын вәхшиләрчә үтергән. Бу турыда Ростов өлкә прокуратурасы хәбәр итте.

Суд ачыклаганча, Низгуренко белән Сергеев былтыр октябрь аенда Глубокое бистәсендә йөри, алар исерек була. Тавыклар урлау максаты белән бер йортка басып керәләр. Хуҗабикә хатын караклар кергәнен сизеп, ишегалдына чыга. Низгуренко аңа пычак белән бик күп тапкыр кадый, хуҗабикә урында ук җан бирә. бу хәлне хуҗа ир-ат күреп ала. шуннан соң җинаятьчеләр ир-атка да ташлана. Шулай итеп хуҗаны да үтерәләр.

Аннары караклар ишегалдыннан тавык һәм күркә итен урлап чыгып качалар.

Суд Низгуренконы 19 елга каты режимлы колониягә озатты. Сергеев исә алдагы 17 елын төрмәдә уздырачак, диелә прокуратура хәбәрендә.

Әлеге җинаять турында биредәге матбугат чаралары да хәбәр итте. Каракларга 41 һәм 22 яшь булган. Аларны хуҗабикә хатын полиция чакырыр дип курыккан, хатынны шуңа үтергәннәр. Аннары тавышка хатын белән бергә яши торган ир дә ишегалдына чыккан. Җинаятьчеләр аңа һөҗүм иткән, аяклары белән типкәләгән, башына таяк белән суккан, аннары пычак кадаган. Ир-ат та урында ук һәлак булган.

Җинаятьчеләрнең берсе моңа кадәр кеше үтергән өчен, икенчесе караклык өчен хөкем ителгән булган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100